Питрәч районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше вафат булды
Яшәеш

Питрәч районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше вафат булды

26 июль, якшәмбе көнне, Питрәч авылы белән Кулаево авылы арасындагы автомобиль юлында үлемгә китерүче юл-транспорт фаҗигасе булды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1973 елгы ир-ат «Рено Дастер» автомобиле белән идарә итүне югалтып, чокырга төшеп тәгәрәгән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм 1971 елгы хатын-кыз пассажир авыр җәрәхәтләр алган. Табиблар тырышлыгына карамастан, икесе дә медицина учреждениесендә вафат булган.

Юл-транспорт фаҗигасе буенча процессуаль тикшерү барышы Питрәч районы прокуратурасы тарафыннан контрольгә алынган.

КП Казань

 


Нет комментариев