Узган атнада Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 945 чакыру килгән.
Шуларның 567се – шәһәрдән, 378е районнан булган. 392 кеше госпитализацияләнгән: 255е – шәһәрдән, 137се – районнан.
- Засорин урамында 42 яшьлек ирне танышы кыйнаган. Кабыргалары сынган зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
- Ленин урамындагы кафеда кыйналган 38 атналык авыры булган 42 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
- Сәйдәшев урамында бина өстеннән егылып төшеп кулын сындырган 39 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматологиягә китергәннәр.
- Осиновоның Комаров урамында 1 яшьлек бала чәйни торган тәмәке йоткан. Никотиннан агуланган сабыйны балалар хастаханәсенә китергәннәр.
Нет комментариев