Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч яшьлек кыз коточкыч кыйнаулардан һәм мыскыллаулардан һәлак булган

Адыгейскида өч яшьлек кыз коточкыч кыйнаулардан һәм мыскыллаулардан һәлак булган

Җирле халык баланың әнисен гаепли. Заира - өч бала анасы. Сабыен тугач та балалар йортына тапшыра, ә берничә елдан соң кабат алып китә. Бәлки, финанс сәбәпләре аркасындадыр. Күптән түгел бала үлгән.

Баланың гәүдәсе хәтта суд белгечләрен дә шаккатыра. Балада күптәнге һәм яңа ясалган җәрәхәтләр табылган. Җәрәхәтләр, сыдырылган, пешкән яралар һәм коточкычы - дүртенче каттан баскычтан егылып төшү нәтиҗәсендә алган имгәнүләре.

Баланы шулай җәзалау өчен гаепне кызның әтисе үз өстенә ала, әмма күршеләр әнисе дә читтә тормаган дип раслыйлар, тикшерүдән аның да гаеп дәрәҗәсен ачыклауны һәм билгеләүне таләп итәләр. Баланы инде җирләгәннәр һәм әнисе матәм тантанасында катнашкан. Җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта «112» телеграм-каналы хәбәр итә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек була соң инде бу аңлатыгыз чы зинһар тапкан балаңны узен жазалау? Начарлык эшләсә орышкач куәтенә бирсәң дә бала елаган да узен дә елыйсың тизрәк барып гафу соройсын.