Мисырда инсульттан соң комага киткән Татарстан укытучысын РКБга алып кайттылар
Яшәеш

Мисырда инсульттан соң комага киткән Татарстан укытучысын РКБга алып кайттылар

Мисырда комага эләккән Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханова бүген Республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хатын-кыз реанимация бүлегендә. Аның хәле бик авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә.

Республиканың әйдәп баручы белгечләре җәлеп ителде, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

4 гыйнварда Ольга Гардиханова гаиләсе белән Мисырга оча. Аэропортта аңа кинәт начар була, ул аңын югалта. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар һәм аңарда геморрагик инсульт диагностикалана. Шуннан бирле ул комда ята һәм хәзерге вакытка кадәр аңына килми.

Ольга Гардиханова – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 30 еллык стажлы педагог. Ул Алексеевск урта мәктәбендә укыта.

Татар-информ


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Терелсен Иде ходай ярдэме белэн