Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәптә тантаналы линейка вакытында, укучылар өстен түбә «очып» төшә

Краснодарның 29нчы мәктәбендә тантаналы линейка вакытында түбә «очып» төшә.

Көчле җил түбә кисәген куптарып, мәктәп укучылары өстенә төшерә. 12 бала зыян күргән. Аларның сынган урыннары, тырналган, киселгән җәрәхәтләре бар, барлык зыян күрүчеләрне хастаханәгә салганнар. Ярдәм күрсәтелгәннән соң укучыларны өйләренә озаталар, бер баланы бер атнага хастаханәдә калдыралар.

Краснодарда давыл ике көн бара: агачларны тамыры белән йолкып ала, конструкцияләрне һәм түбәләрне җимерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев