Күгештә ветеринария пункты ачылды
31 декабрьдә Күгеш авылында яңа ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Тантанада ТР баш ветеринария идарәсе җитәкчесе - республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты. Яңалыкны акча берәмлегендә әйткәндә, ул 2,3 миллион сум тора. Республика программасы буенча төзелгән мондый пункт - районда ике булды, беренчесе җәй көне Олы Ключида ачылган иде. Күгеш ветеринария пункты 6 авылга һәм "Красный Восток-Агро" акционерлык җәмгыятенең "Вахитов" терлекчелек комплексына хезмәт күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев