Казанда Татар китабы көне узачак
Яшәеш

Казанда Татар китабы көне узачак

Чара татар басма китабы тарихына, язучыларга һәм әдәби мирасны саклауга багышлана. Татар китабы көнен үткәрү өчен 13 сентябрь очраклы сайланмаган. 13 сентябрьдә 226 ел элек Россия империясенең Хөкүмәт Сенаты Казанда Коръән һәм татар телендә китаплар бастыру өчен дәүләт типографиясе ачарга рөхсәт биргән.

Татар китабы көнендә Татар әдәбияты тарихы музеенда (Островский урамы, 15) «Шәхесләребез» китап сериясенең кунак бүлмәсе ачылачак. Кунак бүлмәсе барлык теләүчеләр өчен ачык булачак. Анда музей кунаклары көн саен легендар сериядәге китаплар белән таныша, аларны Татар китабы йортында укый алачак. Бу кунак бүлмәсендә татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләре турында лекцияләр тыңларга, дискуссияләрдә катнашырга мөмкин булачак.

Беренче мондый очрашу Татар китабы көнендә булачак. 13:30да Татар әдәбияты тарихы музее мөдире Айдар Шәйхинның «Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» лекциясе башлана. Шәриф Камалга багышланган фәнни-популяр басма «Җыен» фонды тарафыннан 2023 елда нәшер ителгән.

Керү ирекле. Башлану: 13 сентябрь, 13:00.

АиФ Казань


Нет комментариев