Яшәеш

Казанда контакт челтәре зарарлану сәбәпле троллейбуслар хәрәкәте туктатылды

Казанның Фучик урамында контакт челтәре зарарланган, шуның аркасында троллейбуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылган.

— №3, 5, 9 һәм 12 нче троллейбус маршрутлары вакытлыча йөрми, — дип хәбәр итә ведомство.

Вакыйга урынында предприятиенең авария хезмәтләре эшли. Шәһәр халкын маршрутларын алдан ук планлаштырырга чакыралар.

Татарстан-24


Нет комментариев