Казанда авыр атлетика үзәге барлыкка киләчәк
Яшәеш

Казанда авыр атлетика үзәге барлыкка киләчәк

Казанда «Ак Барс Арена» янында авыр атлетика үзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Без проект эшләрен, минемчә, җәй дәвамында тәмамларбыз. Ә бер елдан ул инде ачылыр да. Бу — кызыклы универсаль комплекс булачак: биредә спорт залы гына түгел, ә яшәү, туклану урыннары, реабилитация үзәге дә булачак. «Ак Барс Арена»дан ерак түгел җир участогы билгеләнгән инде», — дип белдерде әңгәмәдәш.

Казанда үзәк илнең иң яхшыларының берсе булырга мөмкин, дип ышана министр. Петербург форумында Татарстан һәм авыр Федерация арасында килешү имзаланды.

Татар-информ


Нет комментариев