Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Без, ниһаять, Казан зоопаркына жирафларны китерүнең финишында», — диде Метшин.
Мэр сүзләренчә, Казанда хайваннарның төрле составы акрынлап формалаша. Бүгенге көнгә биредә хайваннарның 143 төре һәм 1,1 меңнән артык үсемлек төре бар. Илсур Метшин искә төшергәнчә, июньдә Казан Лаос президентыннан бүләккә ике фил баласы алды.
«Һәм бу вакыйгадан соң зоопарка килүчеләр саны артты: быелның җиде аенда гына да без 445 мең кунакны каршы алдык. Жирафлар килү белән, зоопаркларга йөрүчеләр саны тагы да артачак, дип ышанам", – дип билгеләде Метшин.
Татар-информ
Нет комментариев