Казанга БДБ дәүләт-катнашучыларының пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре Советы утырышы делегатлары килде. Аэропортта кунакларны Россия ФСИН директоры Аркадий Гостев каршы алды, дип яза ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Очрашуга алты ил вәкиле килде. Үзбәкстаннан — Азизхон Умархонов, ул шулай ук Советны үзе җитәкли. Әрмәнстаннан — Юстиция министрлыгының Җинаять-башкару хезмәте башлыгы урынбасары Ваге Нанушян. Белоруссиядән — ЭЭМның Җәзаларны башкару департаменты башлыгы Олег Маткин. Казахстаннан — Эчке эшләр министры урынбасары һәм Җинаять-башкару системасы комитеты рәисе Абай Кайырбеков. Кыргызстаннан — Җәзаларны башкару дәүләт хезмәте рәисе Чыңгыз Кожошев. Таҗикстаннан — Юстиция министры урынбасары һәм Җинаять җәзаларын башкару баш идарәсе башлыгы Мансур Умарзода.
Новости Татарстана
Нет комментариев