Казан АЗСларында бензин бәясе 109 сумга җитә
Яшәеш

Казан АЗСларында бензин бәясе 109 сумга җитә

Казанда иң кыйммәтле бензинны «Ирбис» заправкаларында саталар. Мәсәлән, АИ-92 — 84,9 сум, АИ-95 — 89,9 сум, АИ-98 — 109 сум, ә дизель — 79,9 сум. Бу мәгълүматлар «Яндекс Карталар»да бар.

«Татнефть»тә АИ-92 литры 63,2 сум, АИ-95 — 67,35тән 68,4 сумга кадәр, АИ-98 — 99,99 сум, ә дизель ягулыгы — 84,85 сум. «ТАИФ-НК» АИ-92не 68,75 сумга, АИ-95не — 74,85 сумга, АИ-98не — 98,99 сумга, ә дизельне — 78,9 сумга сата.

«Газпромнефть»тә АИ-92не 62,5 сумга, АИ-95не — 67,49 сумга, ДТны — 75,79 сумга сатып алырга мөмкин. «Лукойл» АИ-92не 63,11 сумга, АИ-95не — 67,28 сумга, дизель ягулыгын — 76,73 сумга сата.

Вечерняя Казань


Нет комментариев