Яшел Үзәннең «Алтын башак» балалар бакчасы педагоглары ГТО нормативларын тапшырды
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Алтын башак» балалар бакчасы педагоглары ГТО нормативларын тапшырды

Тәрбияче эше уеннар белән генә чикләнми. Ул шулай ук яхшы физик әзерлек тә таләп итә!

Яшел Үзәннең 23нче «Алтын башак» балалар бакчасы педагоглары ГТО нормативларын тапшыру өчен стартка чыкты. Тәрбиячеләребез чыдамлык, җитезлек һәм бердәмлек күрсәтеп, сынауларны уңышлы узды.

Сәламәт педагог — бәхетле балаларның нигезе!

Педагогларны уңышлы нәтиҗәләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт җиңүләре телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.


Нет комментариев