Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 43 яшьлек хатын-кыз өстенә кайнар май аударган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 999 чакыру кергән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 555е – шәһәрдән, 444е районнан булган. 437 кешене госпитализацияләгәннәр: 289ы – шәһәрдән, 148е – районнан.

Васильевоның Мәктәп урамында 13 яшьлек кыз кан басымын төшерә торган 10 дару төймәсе эчкән. Медиклар агуланган кызны балалар хастаханәсенә алып килгән.

Сәйдәшев урамында да бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 43 яшьлек хатын-кыз өстенә кайнар май аударган. Куллары, аркасы, бите пешкән зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.

Медикларны Фрунзе урамында битен сукбай эт тешләгән 13 яшьлек малай янына чакырганнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Шәһәр мәктәпләренең берсендә 13 яшьлек малайны укучылар кыйнаган. Умыртка сөягенә зыян килгән яшүсмерне травматология бүлегенә алып килгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев