Яшел Үзән районында өч яшүсмерне реле шкафларына ут төртү омтылышы өчен тоткарлаганнар
Яшәеш

Яшел Үзән районында өч яшүсмерне реле шкафларына ут төртү омтылышы өчен тоткарлаганнар

Яшел Үзән районында өч үсмерне Васильево станциясе янындагы реле шкафларына ут төртергә маташкан өчен тоткарлаганнар — аларның икесе Казан колледжларының берсендә белем ала.

Фото: видеодан скрин

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

16–17 яшьлек егетләр мессенджерда «өстәмә эш» тапкан — ут төрткән өчен аларга 40 мең сум вәгъдә иткәннәр.

«Террорчылык акты» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган — яшүсмерләргә 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Татар-информ


Нет комментариев