Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында башы җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган аңсыз ир кеше табылган

Эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән.

Шуларның 23е – шәһәрдә, 8е районда булган. 14 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап авыр зыян салу, 12 урлау, 7 мошенник­лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 5 очрак булган.

 Карамалы Тау бистәсенең Ленин урамында, башы җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган,  элек хөкемдә булган 42 яшьлек ир аңсыз килеш табылган.  Аны хас­таханәгә госпитализацияләгәннәр.

 Татарстан урамында, иртәнге бишләр тирәсендә, 36 яшьлек ирнең кәрәзле телефоны таланган.  Моның буенча  элек хөкемдә булган 29 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

 57 яшьлек ир хәбәр итүенчә, аның исеменә билгесез зат 150 мең сумлык кредит алган һәм билгесез абонент номерына күчергән.

 Наркоконтроль хезмәткәрләре Гоголь урамында  беркайда да эшләмәүче 24 яшьлек ирне 6 грамм наркотик матдә белән тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев