Яшел Үзән районында 1 млрд сумлык аюрведа үзәге төзеләчәк
Яшәеш

Яшел Үзән районында 1 млрд сумлык аюрведа үзәге төзеләчәк

15–16 октябрьдә Казанда «Time» Россия-Һиндстан бизнес-форумы узачак. Форумның төп юнәлешләре мәгариф, медицина, мәдәният, социаль мохит һәм Һиндстан белән Россия арасындагы эш мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелгән.

Форум кысаларында «Россия – Һиндстан: Төбәкара партнёрлык» күргәзмәсе узачак, анда Яшел Үзән районы предприятиеләре, мәсәлән, «ТатЛифт» компаниясе, «Газотурбина җиһазлары заводы» АҖ, «Дружба» индустриаль паркы катнашачак.

Узган ел «Time» форумы Казанда беренче тапкыр узды. Шул вакытта ук Татарстанда аюрведа үзәге булдыру идеясе эшләнә башлады. Аюрведа үзәге – традицион Һиндстан медицина һәм тормыш рәвеше системасы – Яшел Үзән районында яңа торак комплексы территориясендә төзеләчәк. Проектка инвестицияләр якынча 1 млрд сумны тәшкил итә. Үзәкне якын арада 1-2 ел эчендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев