Эчәк инфекциясе аркасында икмәк пешерү цехы ябылган
Яшәеш

Эчәк инфекциясе аркасында икмәк пешерү цехы ябылган

Түбән Камада суд Гагарин урамындагы «Икмәк һәм Точка» пекарнясының эшен туктатты, чөнки бирегә килүчеләрдә эчәк инфекциясе табылган.

Ведомство хезмәткәрләре бинада санитария законнары нормалары бозылганын ачыклаган. 

69,88 кг күләмендәге азык-төлек продуктларының 11 партиясе реализацияләүдән алынган.

Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән.


Нет комментариев