Култышевлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында «Ватанны саклаучы гаиләсе» номинациясендә җиңде, диелә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми каналында урнаштырылган мәгълүматта.
Гаиләнең әтиләре Тимофей Култышев махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк алгы сызыкта. Әниләре Лилия Култышева МХО катнашучыларының тормыш-иптәшләреннән торган волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәргән. Публикациядә гаилә ныклык, батырлык һәм патриотизм үрнәге дип атала.
«Киләчәктә дә шундый ук актив, матур һәм дус гаилә булып калыгыз, озын гомер кичерегез! Тормышыгыз яңа җиңүләр белән бай булсын, шатлыклы һәм бәхетле истәлекләр белән тулылансын. Бөтен Татарстан сезнең белән горурлана!» – диелә хәбәрдә.
«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу – традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту һәм алга җибәрүгә, гаилә тормыш рәвешенең һәм җаваплы ата-ана булуның иҗтимагый абруен күтәрүгә юнәлтелгән ел саен уза торган масштаблы чара.
Татар-информ
Нет комментариев