Татарстан Республикасындагы Антитеррор комиссиясе БПЛА кадрларын һәм аларның һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бастыруның тыелганын искәртә. Тиешле чикләүләр Татарстан территориясендә ТР Рәисенең 2025 елның 29 августындагы №695 указы белән билгеләнгән.
Тыелу БАҮга һәм мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләренә, шул исәптән интернетка, социаль челтәрләргә һәм кичектергесез хәбәрләр сервисларына кагыла.
Пилотсыз очкыч төрен, аны җибәрү, урнашу яки егылу урынын, очу траекториясен, һөҗүм урыннарын яки объектларын, объектларның зарарлану фактын һәм китерелгән зыян характерын билгеләргә мөмкинлек бирүче мәгълүматны бастыру тыела.
Моннан тыш, түбәндәге мәгълүматларны тарату тыела:
- Татарстан территориясендә урнашкан беспилотникларга каршы тору чараларын (системаларын), шул исәптән һава һөҗүменә каршы саклану һәм радиоэлектрон көрәш чараларын куллану турында;
- ТР территориясендә урнашкан ПВО корылмалары, чаралары урнашу урыннары турында;
- ПВО урнашу урыннарын ачыклауга ярдәм итүче мәгълүмат турында.

Шул ук вакытта чикләүләр федераль башкарма хакимият органнарының, аларның Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы территориаль органнарының, ТР дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының басмаларына кагылмый. Шулай ук мондый мәгълүматны рәсми чыганакларга сылтама белән таратырга рөхсәт ителә.
Тыелуны бозу административ штрафларга китерә:
- Гражданнар өчен: 1 меңнән 4 мең сумга кадәр. Кабат бозганда — 5 мең сум. Вазыйфаи затлар өчен: 15 меңнән 40 мең сумга кадәр. Кабат — 40 меңнән 50 мең сумга кадәр. Юридик затлар өчен: 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Кабат — 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Игътибар итегез: таратуга төшерү генә түгел, ә башка кешеләрнең материалларын репостлау, күчерү яки скриншот та керә. Бастырганнан соң бетереү җаваплылыктан азат итми. Аерым очракларда җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин.
Татар-информ
Нет комментариев