28 сентябрь – 4 октябрьдә Яшел Үзән районы янгын сүндерү хезмәтенә 12 чакыру килгән. Шуларның 7се ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
Фото: редакция архивыннан
Комсомольская урамының 24нче йортындагы бер фатирда янгын чыгып, яшәүчеләрнең күбесе үзләре эвакуацияләнсә, ут чыккан фатир хуҗабикәсен дә күршеләре чыгарган. Ә 4нче каттагы хатын-кызны коткаручылар эвакуацияләгән. Нәтиҗәдә, фатирның – 69, түбәсенең 15 квадрат метрына зыян килгән. Утны фатир хуҗабикәсенең кызы төрткән булган.
Васильевоның Стахановская урамындагы 16нчы йорт янында да янгын ут төртүдән чыккан. Бу очракта «Лада Калина» автомобиле тулысынча янып беткән.
Васильевоның Стахановская урамындагы 64нче йортның фатирында янгын чыгудан 55 яшьлек хатын-кыз сөрем газыннан исереп үлгән. Ут аның үз гаебе белән – саксыз тәмәке тартуыннан чыккан. Фатирда матрас кына янса да, кеше гомере өзелү өчен шул да җиткән.
Нет комментариев