Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшь әниләргә 350 мең сум түләүне раслады
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшь әниләргә 350 мең сум түләүне раслады

Республикада 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга, икенче яки аннан соңгы бала туганда, 350 000 сум күләмендә берьюлы түләү кертеләчәк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

Ярдәм чарасы 2027 елның 1 гыйнварыннан 2032 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу максатларга бюджетка өстәмә рәвештә 562 млн сум салыначак.


Нет комментариев