Аны чәй, сок, кофе урынына көн дәвамында эчәргә була.
Фото: ясалма интеллект
Уртача зурлыктагы 3 алманы (чистартылмаган һәм яшел булса бик яхшы) ваклап турап, 1 литр кайнаган суга салырга һәм акрын утта 5 минут кайнатырга.
Сүндергәннән соң 30 минутлап капкач астында төнәп торсын. Аннары тәменчә бал һәм бер чеметем имбир порошогы кушып болгатырга. Җылы килеш эчәргә кирәк.
Бу эчемлек шунда ук арыганлык һәм йокы килүне басып, дәртләндерүче генә түгел, ул әле сәламәтлекне дә бик шәп ныгыта. Мондый алма кайнатмасы организмга тулаем йогынты ясый: шешенүне бетерә, ә имбир ашкайнату һәм кан әйләнешен яхшыртуга ярдәм итә.
Нет комментариев