Йөрәк кушкан юл: Вера, Яшел Үзән һәм зур ярдәм
Безнең геройлар

Йөрәк кушкан юл: Вера, Яшел Үзән һәм зур ярдәм

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев МХО катнашучысы, ике кыз әнисе, коткаручы, санитар инструктор Вера Еременко белән очрашты. Район җитәкчелеге исә аңа һәм аның балаларына ярдәм итәргә әзер.

Яшел Үзән муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән очрашулар даими уза. Бу күрешүләр формаль чара түгел: һәрберсендә сугышчыларның гаиләләре алдындагы проблемалар адреслы хәл ителә, МХО катнашучыларының үзләренә ярдәм күрсәтелә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Район башлыгы Михаил Афанасьев өчен бу – изге бурыч кына түгел, ә йөрәк эше. Ул МХОга ярдәм итүне районның иң мөһим эшләреннән берсе дип саный: волонтерлар белән даими элемтәдә тора, кирәк-ярак җыюны оештыра, госпитальләргә ярдәм җибәрә, сугышчылар гаиләләрен игътибарсыз калдырмый. Нәкъ шундый җылы очрашуларның берсе узган җомгада якташыбыз, МХО катнашучысы Вера Вениаминовна Еременко белән узды.

Вера Яшел Үзәндә яши. Белгечлеге буенча ул — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручысы. Махсус хәрби операция башлангач, ул алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итәргә тиеш дип карар кылган. Бүген ул ЛНР территориясендә ирекле отрядта эвакуация төркеменең санитар инструкторы булып хезмәт итә. Берничә көнгә генә ялга кайткан Вера МХОга китүенә үкенми.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

– Мин анда үз аякларым белән киттем, бер кеше дә мәҗбүр итмәде. Әмма мин үз алдыма катгый бурыч куйдым: барырга, батыр ир-егетләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә, Җиңүне якынайтырга, – ди ул.

Бу сүзләрдә хатын-кызның кыюлыгы, ихласлыгы һәм Ватанга тугрылыкның иң югары үрнәге чагыла. Вера – сугыш кырындагы санитар инструктор гына түгел, ә ике кызның сагынып көткән анасы да. Аларга 13 һәм 9 яшь кенә. Бу – әти белән әнинең иң кирәк чагы. Әтиләре вафат, балаларны хәзер кайнанасы тәрбияли. Шуңа күрә очрашуда район башлыгы аларга да ярдәм итәчәкләрен, игътибарсыз калмаячакларын белдерде. Бу – бигрәк тә мөһим: фронтта көрәшкән ана үз балалары өчен тынычлык һәм ышаныч тоярга тиеш.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Очрашуга Вера Еременко Казаннан хезмәттәше, машина йөртүчесе һәм волонтерлар белән килгән иде. Михаил Афанасьев волонтерларның гозерләрен дә игътибар белән тыңлады. Алар үз чиратларында район башлыгына, район һәм шәһәр волонтерларына МХОга даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бүгенге көндә МХО сугышчыларына генераторлар бик кирәк. Бу – суыкта, караңгыда, кыр шартларында хезмәт итүчеләр өчен гади әйбер түгел, ә тормыш һәм өмет чыганагы.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Верага муниципаль бүләк – «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» медале, районыбыз логотибы белән яшел төстәге кепка, «ПОЗиС» сумка-термосы, госпитальдә яткан егетләр өчен беренче кирәк-ярак әйберләре тапшырылды. Бу бүләкләр рәхмәт билгесе генә түгел, ә хөрмәт, горурлык һәм ярдәм кулы.

Бу очрашу да, гадәттәгечә, җылы, эчкерсез узды. Ул МХО катнашучылары белән аралашуның нәтиҗәлелеген тагын бер кат күрсәтте. Без батыр якташларыбыз белән горурланабыз, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Михаил Афанасьевның шәхси игътибары һәм районның бердәмлеге – шуның ачык мисалы.

Фото: редакция архивыннан

Верага туган ягына исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Аны кызлары, якыннары һәм бөтен Яшел Үзән көтә. Без ышанабыз: ана йөрәге, район ярдәме һәм халык бердәмлеге Җиңүне якынайта.


Нет комментариев