Иннополис шәһәре укучылары Яшел Үзән янгын саклау музеенда булдылар
Яшәеш

Иннополис шәһәре укучылары Яшел Үзән янгын саклау музеенда булдылар

«Иннополис мәктәбе» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесеннән өченче сыйныф укучылары Россия янгын саклау тарихы турында белергә, янгын сүндерүчеләрнең техникасын һәм җиһазларын үз күзләре белән күрергә Яшел Үзәнгә килделәр.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре яшь кунакларны кызыксындырырлык нәрсә таптылар. Борынгы экспонатлар, атлы-мичкәле йөреш, брандмейстер каскасы…

Укучыларның күзләре чын кызыксыну белән янып торды. Ә инде аларга сулыш аппаратын киеп карарга, янгын сүндерү «КАМАЗы» кабинасында утырырга һәм янгын көпшәсен кулда тотарга мөмкинлек бирелгәч, балаларның шатлыгының чиге булмады.

Балалар үз тәэсирләрен янгын темасына багышланган рәсемнәрдә һәм кул эшләрендә чагылдырырга вәгъдә иттеләр, аларны Янгын саклау музеена тапшырачаклар.

ГУ МЧС России по Республике Татарстан


Нет комментариев