Нерв системасында проблемасы булган кешеләргә сөтле чәй эчәргә киңәш ителә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Лактоза куллана алмаган кешеләр сөт ризыкларыннан баш тарта. Ә менә чәй белән кушылгач, сөттәге авыр аксымнар һәм майлар реакциягә керә һәм «эреп» бетә. Шуңа мондый кешеләр өчен сөтле чәй – яхшы эчемлек.
Гастриттан интегүчеләр чәйдән авырлык тойгысы кичерә. Ә сөт кушылган чәй эчемлекне йомшарта һәм йоткылык тышчасын тынычландыра.
Сөтле чәй – туклыклы эчемлек. Ул арыганлык тойгысы кичергәндә, авырудан соң тернәкләнгәндә киңәш ителә, кан басымын тәртипкә сала, инфекцияләргә каршы торырга булыша.
Өшкерүчеләр Вк төркеме
Нет комментариев