Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре өлкәннәр өчен концерт куйды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре өлкәннәр өчен концерт куйды

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Чувашия Республикасының Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына караган Батыр социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

Балаларның җырлары, шигырьләре өлкәннәргә шатлык, җылылык һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Самими чыгышлар тамашачыларның күңеленә үтеп керде, ә алкышлар һәм ихлас елмаюлар бу очрашуның кадерен тагын да арттырды.

–  Мондый очрашулар буыннарны якынайта, өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтүнең никадәр мөһим булуын искәртә, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.


Нет комментариев