Республикада бу авыру буенча учаклар 18 районда һәм Казанда ачыкланган. Хайваннар вакцинацияләнә, төлкеләрне ату алып барыла. Котыру чирен ничек танырга һәм куркыныч хайван белән очрашканда нәрсә эшләргә — «Татар-информ» материалында.
Быел Татарстанда хайваннарда котыру авыруының расланган очраклары саны да, вирус таралу географиясе дә артты. Тукай районында хәзерге вакытта котыру йоктырган мәче кешеләргә һөҗүм иткәннән соң карантин кертү мөмкинлеге карала. Шундый ук кисәтү чаралары республиканың тагын биш районында кертелергә мөмкин.
ТР Министрлар Кабинеты Ветеринария баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыгуллин «Татар-информ»га сөйләгәнчә, ел башыннан 18 районда 29 уңайсыз пункт теркәлгән: Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Норлат, Тукай, Актаныш, Зәй, Лаеш, Алексеевск, Кукмара, Спас, Чирмешән, Чистай, Дрожжаное, Баулы районнарында, шулай ук Казанда.

«Иң күп очраклар Актаныш һәм Минзәлә районнарында – өчәр. Узган ел антилидер Алабуга районы иде», – дип билгеләп үтте Мотыгуллин.
2026 елда котыру чирен 12 песи, 8 эт, 5 төлке, барсук, янутсыман эт, сусар һәм сыер йоктырган.
«Төлкеләр көндез кешеләр, башка хайваннар янына чыга. Кемне беренче тота, шуны тешли», – дип аңлатты Мотыгуллин.
ТР Министрлар Кабинеты Ветеринария баш идарәсе башлыгы урынбасары мөгезле эре терлекнең йогышлану очраклары турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, узган ел аларның икесе китерелгән хайваннар белән бәйле: ветеринария таныклыкларында алар вакцинацияләнгән дип күрсәтелгән, әмма чынлыкта прививкалар ясалмаган. Быел Минзәлә районында бер очрак шәхси секторда булган – кешеләр вакцинацияләнмәгән хайван сатып алган.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайван һәм үсемлек дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков төлкеләрнең еш кына вирус йөртүче булуын һәм торак пунктларга керүен раслады.
«Без Ветеринария баш идарәсеннән хәбәрләр алабыз һәм потенциаль куркыныч кыргый хайваннарның – нигездә төлкеләрнең – санын җайга салу чараларын үткәрәбез. Аларны котыру билгеләре булган хайваннар табылган урыннарда аулыйбыз», – дип аңлатты Чиспияков.
Котыру чиренә каршы көрәшнең икенче төп ысулы – вакцинация. Узган ел республикада 28,7 мең атка, 957,6 мең мөгезле эре терлеккә, 220,8 мең мөгезле вак терлеккә, 89 мең эткә, 94,8 мең песигә вакцина ясалган.
Авыру хайванны ничек танырга
Хайваннарда котыруның төп билгеләре – агрессия, селәгәй агу, кешедән куркуны югалту. Шул ук вакытта кайбер очракларда алар, киресенчә, иркәләнә башларга мөмкин – авыру төрле стадияләрдә уза. Йогышланган хайванны тышкы кыяфәте буенча ачык симптомнар пәйда булганчы танып булмый, шуңа күрә теләсә нинди үзгәреш шик тудырырга тиеш.
Хайван белән контакт булганда нәрсә эшләргә
Әгәр хайван белән контакт булса – тешләү булмаса да, әмма селәгәй тырналган урыннарга яки лайлалы тышчаларга эләксә – шул ук көнне медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кыргый хайван белән очрашканда нәрсә эшләргә
Әгәр торак пунктта яки аның янында кыргый хайван, бигрәк тә төлке пәйда булса, бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә кирәк. Хайванга һичшиксез якынлашмаска, аны тотарга яки ашатырга тырышмаска кирәк.

Нет комментариев