Әлеге хәбәрне Норлат авылының «Өмет» волонтёрлар штабы җиткерде. Бу акчаларга кирәкле җиһазларга заказ бирелде.
Бүген «Озон»нан түбәндәге җиһазларны алдык:
- 1 дизель генераторы;
- 1 инверторлы генератор;
- 2 дизель җылыткычы (җылылык пушкалары).
Изге эшебезгә үз өлешләрен керткән, битараф булмаган барлык якташларыбызга чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Аеруча түбәндәге ярдәмчеләребезгә рәхмәтебез зур:
- Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең Ветераннар советына;
- Өтәшкә авылында яшәүче Тухтаркиннар гаиләсенә — дизель җылыткычларын сатып алу өчен түләүләре өчен;
- Акъегет мәчете имамы Фиргәт хәзрәткә — инверторлы генератор өчен 15 000 сум акча тапшырганы өчен.
Кадерле якташлар!
Халык мәкалендә әйтелгәнчә: «Бер шәм бөтен дөньяны яктырта да, җылыта да алмый». Без дә зур фронттагы барлык сугышчыларга берьюлы ярдәм итә алмасак та, берничә хәрби бүлеккә хәлебездән килгәнчә булыша алабыз. Һәр ярдәмнең, һәр изге гамәлнең әһәмияте зур!
Шуңа күрә «Фронтка — генераторлар һәм җылыткычлар!» хәйрия акциясен дәвам итәбез һәм сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез.
Бердәм булыйк, бер-беребезгә терәк булыйк!
Игелекле гамәлләребез бергә тупланганда, ярдәмебез дә көчлерәк була!
Изге эштә катнашкан һәркемгә мең рәхмәт!
«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина
Нет комментариев