Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без артка чигенәбез?»: Джо Байден Украина турында көтелмәгән белдерү ясады

АКШ президенты Джо Байден Украинаның, Вашингтон ягыннан ярдәм булмау сәбәпле, конфликтның кискен ноктасында булуын белдерде.

8 февральдә Америка лидеры Нью-Йоркта акча җыю чарасында чыгыш ясаган. Байден Киев режимының бик авыр хәлдә булуына борчылуын белдергән, һәм нәкъ менә шул вакытта союздашлар Украинаны ташлап китәләр, дигән фикер җиткергән.

«Ә без нәрсә эшлибез? Артка чигенәбезме?» – дип яза «Bloomberg» агентлыгы Америка президентының сүзләрен.

5 февральдә АКШ сенаты бюджетның компромислы проектын тәкъдим итте, анда республикачылар һәм демократлар таләпләре дә исәпкә алына, дип яза «Комсомольская правда». Проект кабул ителмәгән һәм хәзер конгрессменнар союздашларга ярдәм итү проектын миграция реформасыннан аерым карарга тиеш. Тавыш бирү, бүген, 8 февральдә, Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә узарга тиеш.

Шул ук вакытта, «Politico» басмасы мәгълүматлары буенча, Украина Кораллы көчләре инде оборонага китәргә һәм снарядлар кытлыгы аркасында һөҗүм операцияләреннән баш тартырга мәҗбүр.

«New York Times» газетасы язуынча, АКШ ярдәме яңадан торгызылмаса, Киев режимы капитуляция игълан итәргә мәҗбүр . Хәзерге вакытта, журналистлар сүзләренчә, Украина хәле «караңгы».

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев