Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкаларга карата хөрмәтле булыйк

#әйтәмәле

Соңгы вакытта гел бер күренешкә тап булам, ачуымны сезгә дә әйтим әле. Театр-концертларга еш йөрибез, Рамазан аенда ифтарларга барабыз. Спектакль башланырга өлгерми, телефон шалтырый башлый. Әле аны тиз генә сумкадан чыгара алмый җәфаланалар. Кайберәүләр шап итеп сүндереп куясы урынга, сөйләшә үк башлый. Үзеннән- үзе театр түгел, ә күршедә утыручының әңгәмәсен тыңларга мәҗбүр буласың. 

Аннан мәчетләрдә җәмәгать намазына басуга, тагын телефон тавышы яңгырый башлый. Ул бит әле саташтыра да. 

Әлеге җайланма белән бик әйбәт кулланабыз, тик кирәк урында тавышын сүндереп куя белмибез.

Кеше янында кешечә булыйк, этика кагыйдәләрен үтик инде, җәмәгать. Башкаларга карата хөрмәтле булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев