Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде

***

Нык буран һәм юл шартлары начар булуга бәйле рәвештә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә уза торган федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде:

  • Р-239 Казан-Ырымбур-Акбүләк - Казахстан республикасы белән чик, 10-399 км;
  • М-7 “Волга” Мәскәү-Владимир - Түбән Новгород - Казан Уфа 573 км –1169 км – га кадәр;
  • М-7 Волга, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы 1 км-28 км-га кадәр;
  • Р-241 Казан-Буа-Ульяновск 1 км-136 км-га кадәр;
  • А-295 Йошкар-Ола - Зеленодольск “Волга” М-7 автомобиль юлы, 95 км-126 км-га кадәр;
  • М-7 “Волга”, Киров шәһәренә керү юлы 15 км-127 км-га кадәр;
  • А-151 Цивильск - Ульяновск 0 км-136 км-га кадәр;
  • Р-239, Казан аэропортына керү юлы 1-6 км;
  • Р-176 “Вятка” Чебоксар - Йошкар Ола – Киров - Сыктывкар, Чебоксар шәһәрен 0 км - дан 15 км-га кадәр урап уза;
  • Р-176 “Вятка” Чебоксар- Йошкар-Ола- Киров- Сыктывкар 12 кмдан 19 км-га кадәр;
  • М-7 “Волга” Мәскәү- Владимир -Түбән Новгород –Казан- Уфа, Чебоксарга керү юлы 0 км- 1 км-га кадәр.

⚠Чикләүләр һава торышы яхшырганчы кертелә.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читтә йөрмәскә чакыра.

Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 8(843)5333888 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең дежур өлеше), 8(843)2919191 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев