Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр озайтачаклармы?

Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт думасы Советында мигрантларны хәрби исәпкә куюга кагылышлы башлангыч әзерләргә тәкъдим итте.

Ул моны үзенең урынбасары Ирина Яроваяга, Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполовка, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вяткинга һәм Мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе Александр Хинштейнга йөкләде.

Россия гражданлыгына кабул итү шарты Россия гражданы паспортын алу белән бер үк вакытта узачак хәрби исәпкә куелу булырга мөмкин дип күздә тотыла. Моннан тыш, Россиянең яңа гражданнары өчен армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттырырга мөмкиннәр, шулай ук алар өчен хәрби хезмәткә чакырылу яше дә арттырыла ала.  

Тиешле төзәтмәне язгы сессия ахырына кадәр карау планлаштырыла, дип хәбәр итә Дәүләт думасының матбугат хезмәте. 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев