Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

81 яшьлек әби колагында 76 ел элек югалган истәлекле әйбер табылган

Әбинең колагы начар ишетә башлаган, раритет табылган.

76 ел элек югалган сәйлән бөртеген хуҗасының колагыннан тапканнар. 

Видный шәһәрендә яшәүче хатын югалган сәйлән бөртеген гомере буена колагында йөрткән.

Видный шәһәре хастаханәсенә 81 яшьлек әби мөрәҗәгать итә, ул уң колагы бөтенләй ишетми башлауга зарлана. Лор-табиб колакны чистартканда, борынгы сәйлән бөртеге килеп чыга.

Шул чакта әби 5 яшендә муенсасы өзелүен искә төшерә. Югалган сәйлән бөртеген таба алмыйлар.

76 ел узгач, сәйлән бөртеге колактан килеп чыга. Әби хәзер яхшы ишетә, сәйлән бөртеген истәлеккә калдырган, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев