Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

8 - 14 июль - иммун системасын саклау атнасы

8 июль - Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан иммунитет турында сөйләшик.

Билгеле булганча, иммун системасының максаты – организмны авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар һәм вируслар, микроблар һәм паразитлар тәэсиреннән саклау. Шул ук вакытта ул  организмының контрольдән чыккан күзәнәкләреннән дә сакларга тиеш.

Иммунитетка нәрсәләр тискәре йогынты ясый?  

1. Дөрес булмаган яшәү рәвеше (алкоголь куллану, тәмәке тарту, аз физик активлык).

 2. Стресс, депрессия, ару һәм начар йокы.

3. Әйләнә-тирә.

 4. Дөрес булмаган туклану.

Организмның иммун сакланышы без ашаган әйберләргә турыдан-туры бәйле. Аксымлы азык организмны  антитәнчекләр һәм башка иммунитет агентлары булдыру өчен кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Майлар иммун күзәнәкләр төзүдә, ә углеводлар иммун системасының эшләве өчен энергия бирүдә катнаша. Организмның саклану функцияләрен ныгыта алган продуктлар бар - лимон, имбирь, яшел чәй, җиләк-җимеш, тулы бөртеклеләрдән ботка, әче сөт ашамлыклары, миндаль.

 

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү буенча табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев