Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

39 яшьлек хатын-кыз, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу нәтиҗәсендә, җәрәхәтләр алган

Узган атнада 134 тапкыр юл йөрү кагый­дәсе бозылган.

Шуларның 40ында матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, 1 кеше зыян күргән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Новониколаевский авылы янындагы «Волга» М-т юлының 801нче чакрымында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 39 яшьлек хатын-кыз, иртәнге сигезләр тирәсендә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, һава шартларын исәпкә алмыйча, куркынычсыз тизлек сайлый алмаган һәм тәрәзәләрен чистартырга дип туктап торган «ДАФ» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәрәхәтләнгән «Лада» йөртүчесен Казан шәһәренең 7нче хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев