Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2026 елның 1 июленә республикада 2 923 997 сайлаучы теркәлгән.
Аларның 43 меңнән артыгы – яшь гражданнар, алар өчен бу сайлаулар тормышларында беренче тапкыр булачак. Әлеге яшьләр Дәүләт Думасының IX чакырылышы депутатларын сайлауда катнашачак.
Сайлау процессын оештыруда волонтёрлар корпусы зур ярдәм күрсәтәчәк. Ирекле ярдәмчеләр тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында, шул исәптән медицина учреждениеләрендә эшләячәк, хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән гражданнарга ярдәмгә барып җитәчәк, шулай ук югары уку йортларында мәгълүмати өстәлләрдә консультация бирәчәк. Волонтёрларны әзерләү эшләре инде башланды.
Татар-информ
Нет комментариев