Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

17 яшьлек яшүсмер сеңлесен балта белән чабып үтергән

Тикшерү версиясе буенча, 17 яшьлек үсмер сеңлесенә кимендә 30 тапкыр балта белән суга.

Новосибирск өлкәсендә сеңлесен балта белән чабып үтергән үсмергә хөкем карары чыгарганнар. Ул 9 елга колониягә китәчәк. 

Новосибирск өлкәсенең Искитим район суды шундый карар чыгарган. Бу турыда төбәк прокуратурасы хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, 17 яшьлек үсмер сеңлесенә кимендә 30 тапкыр балта белән суга. Ул туганының башына, муенына, гәүдәсенә бәрә. Кыз шунда ук үлә.

Суд бу егетне гаепле дип тапкан һәм гомуми режимлы колониягә озаткан, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: TatarToday

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

12

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев