Репортажи
-
Яшел Үзән районы Әйшә авылы гимназиясе үзенең 115 еллык юбилеен билгеләп үтте
Май аеның кояшлы бер көнендә Әйшә гимназиясе үзенең 115 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу яшьтә гимназиянең бай тарихы, педагогларның фидакарь хезмәте һәм укучыларның искиткеч казанышлары ята.
-
15 май – Халыкара гаилә көне
Олы Ачасыр авылында 65 елдан артык яшәп тигезлектә, узган елның җәендә тимер туйларын билгеләп үткән Ганиевлар гаиләсе белән очраштык та, сүзсез калдык.
-
ТР Рәисе Яшел Үзәндә: Авыл хуҗалыгына ярдәм итү югары дәрәҗәдә!
Бүген Яшел Үзән районына эшлекле сәфәр белән Рәис Рөстәм Миңнеханов килде, ул чәчү кампаниясенең барышын тикшерде.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Левагин: «Ватанын, гаиләсен, эшен эчкерсез яраткан чын кешеләр генә – ил тоткасы!»
Яшел Үзән районында бүгенге көндә нибары дүрт бөртек калган Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе белән очраштык. Безгә ишекне, күкрәк тулы орден-медальләр тагылган костюмын кигән, төз гәүдәле, чал чәчле 98 яшьлек Николай Васильевич Левагин һәм аның белән инде 71 ел иңне-иңгә куеп, тирән картлыккача парлашып атлаган 97 яшьлек тормыш иптәше Галина Васильевна ачты.
-
Мәңгелек ут янында чәчәк бәйләмнәрен кую
Яшел Үзәнлеләр традиция буенча Мәңгелек ут янына килеп, Бөек Ватан сугышы вакытында эшләгән һәм вафат булган, солдатларга, якын кешеләренә чәчәк бәйләмнәрен куйдылар.
-
Яшел Үзәндәге Җиңү Парадының якты мизгелләре
Сезнең игътибарга традицион Җиңү Парадының якты мизгелләрен тәкъдим итәбез!
-
«Яшел Үзән» редакциясе журналистлары сугыш ветераны Борһан Гәйнетдинов янында булды
Очрашудан кадрларны видеода карый аласыз.
-
Районыбыз талантлары – бер сәхнәдә. «Халык талантлары» үзешчән сәнгать смотр-бәйгесе 250дән артык катнашучыны җыйды
Укытучы, сыер савучы, китапханәче, пешекче, көтүче, почтальон, фельдшер, авыл җирлеге башлыгы, музей, балалар бакчасы хезмәткәре һәм башка һөнәр ияләрен нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? Сәхнә, җәмәгать, сәхнә!
-
«Туган авылымда яшәвем, халкыма хезмәт итүем белән бәхетлемен» - авыл фельдшеры Гөлнара Хәйруллина
Районыбызның өлкән буыны белән даими аралашкач, күпләрдән: «Әле ярый фельдшерыбыз әйбәт, ул булганда күңелебез тыныч», – дигән фикерне еш ишетәбез. Әйе, авылда фельдшер-акушерлык пукты эшләү, алай гына да түгел, үз эшен яратып, намус белән башкаручы, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташы булу, халык өчен зур табыш инде ул.
-
Яшел Үзәндә яшәүче 93 яшьлек тыл ветераны Миңҗамал Рәхимҗанова Җиңү язын сиксәненче тапкыр каршылый
Ватан сугышы хатирәләре, Җиңү көннәре бездән ерагаеп барса да, тере тарихлар – сугыш һәм тыл ветераннары арабызда әле бар. Шуңа күрә, исәннәрнең кадерен белсәк иде. Ил белән бергә сугыш чорының бөтен авырлыгын кичергән, язмышлары нык сыналган, яшьлекләрен күрмәгән бу шәхесләр белән һәр очрашу искиткеч тәэсирләр калдырачак. Ничек чыдаганнар да, кайдан көч тапканнар икән дип уйлыйсың. Мөгаен, кешегә яшәү никадәр авыррак, ул шуның кадәр көчлерәк буладыр. Әгәр халкыбыз шундый булмаса, Бөек Җиңү дә килмәс иде. Миңҗамал Рәхимҗанова нәкъ менә шундыйлардан, ир-атлар да түзә алмаслык авырлыкларны җиңүчеләрнең берсе.
-
Виртуоз баянчы Шамил Шәмгунов: «Иң зур теләгем – балаларда иҗатка мәхәббәт уяту»
Гармунчы егет... Авылда элек-электән аның урыны түрдә булган. Бер генә бәйрәмне дә дәртле көйләреннән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Сабантуй булсынмы, туй, туган көн, егетләрне армиягә озату... Әйе, халкыбыз гармун моңнарына кушылып хәсрәтен тараткан, шатлыкларына сөенгән. Ә җыр-моңга сәләтле егетләр кайсы кызның гына күңелен җилкетмәгән дә, үзенә гашыйк итмәгән икән ул?!
-
Яшел Үзән районы мәшгульлек үзәге эшкә урнашуның яңа юлларын тәкъдим итте
Узган атнада безнең районда «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты-2025» эшкә урнашу Бөтенроссия ярминкәсенең төбәк этабы узды.
-
Яшел Үзәннең Әйшә гимназиясендә муниципаль шигырь уку бәйгесе узды
Бүген Әйшә гимназиясендә зур бәйрәм – Габдулла Тукай исемендәге «Ватан өчен яшәү – безнең бурыч» дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесе узды.
-
«Халык талантлары» үзешчән сәнгать смотр-бәйгесенең гала-концертыннан видеоязманың икенче өлеше
Олы Ачасыр мәдәният йортында узган «Халык талантлары» үзешчән сәнгать смотр-бәйгесенең гала-концертыннан видеоязманың икенче өлешен тәкьдим итәбез
-
Олы Ачасыр мәдәният йортында бүген зур бәйрәм - «Халык талантлары» үзешчән сәнгать смотр-бәйгесенең гала-концерты уза
Искиткеч талант ияләре яши Идел аръягы авылларында, дип сокланып утырдык.