Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Виртуоз баянчы Шамил Шәмгунов: «Иң зур теләгем – балаларда иҗатка мәхәббәт уяту»

Гармунчы егет... Авылда элек-электән аның урыны түрдә булган. Бер генә бәйрәмне дә дәртле көйләреннән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Сабантуй булсынмы, туй, туган көн, егетләрне армиягә озату... Әйе, халкыбыз гармун моңнарына кушылып хәсрәтен тараткан, шатлыкларына сөенгән. Ә җыр-моңга сәләтле егетләр кайсы кызның гына күңелен җилкетмәгән дә, үзенә гашыйк итмәгән икән ул?!

Шамил Шәмгунов! Яшел Үзәннең мәдәни чараларыннан читтә калмаган тамашачы өчен бу исем ят түгел. Күпме яшь буында гармунга карата мәхәббәт тәрбияләгән, сәхнәгә чыгарган остаз, һәр бәйрәмнең йөзек кашы булган Шамил Шәмгунов күркәм юбилеен билгеләгән көннәрдә Яшел Үзән балалар музыка мәктәбенең ишеген ачтык. Сәхнәдән бик якын булып тоелган булса да, бүгенге язмам героен тәгаен белмибез икән бит.

Балачактан гармунга гашыйк

Шамил абый Лениногорск районында туа, әтисе Шөгер авылыннан, әнисе – Сарманнан. Әтисе гомер буе тимер юл эшчесе була, әнисе өч бала тәрбияли, сату белән дә шөгыльләнә.

– Әни нинди генә эш эш­лә­сә дә, гел җырлады. Станциядә ул чакта клуб юк иде. Шулай да иҗатка тартылдым. Лениногорск музыка мәктәбенә 1нче класста чакта укырга кердем. Беренче укытучым Александр Сидорович сукыр булса да, миндә баянга мәхәббәт уятты. Төрле конкурсларда катнашып чыныккан егет буларак, Әлмәт музыка училищесына юл тоттым. Аны тәмамлагач, югары белем алу теләге мине Уфа сәнгать институтының халык инструментлары факультетына алып килде. Аннан югары белемле белгечне юллама белән Әлмәткә укытырга җибәрделәр. Әмма язмыш мине Казан белән бәйләде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дирижер булдым. Параллель рәвештә мәдәният институтында укыттым. Гомерлек юл- ­­д­а­­шымны да мин биредә очраттым, – дип хатирәләр йомгагын сүтә әңгәмәдәшем.

Бәхетле гаилә кору өчен яшь аермасы киртә була алмый

Казан тәҗрибәле белгеч өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ача. Алай гына да түгел, пар канатсыз булган егет биредә үз йолдызын очрата. Күктәге түгел, ә җирдәгесен. Хәер, гармунчы егеткә күп кызларның күзе төшкән булгандыр. Тик язмыш үзенчә хәл итә. Казан мәдәният институтының хор-дирижер бүлегендә укучы Йолдыз, мөгаен, һәр яктан яктырак янучы булгандыр. Институт ректоры ул елларда җыр һәм бию ансамблен оештыра. Шунда Шамил абый җитәкчелегендәге бәләкәй төркем, инструменталь ансамбль уйный, ә Йолдыз катнашуындагы хор җырлый. Ике яшь йөрәкне иҗат кавыштыра.

– Йолдыз төпле, кеше­лек­­ле, оештыру ягыннан талантлы, башкаларны кызыксындыра белә. Ярата башладым. Ул институтта укыганда өйләнештек. Миңа – 38, аңа 19 яшь кенә иде. Бәхетле гаилә кору өчен яшь аермасы киртә була алмый. Моңа без еллар узган саен инанабыз. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Арыта башлады, гастрольләр дә ялыктырды. Шулчакта балаларга игътибар кирәк, тынычрак җиргә дип, Яшел Үзәнгә кайттык. Өченче балабыз биредә туды. Үзебез музыка мәктәбенә урнаштык һәм Горький исемендәге мәдәни үзәктә ике хор – «Русь» һәм «Йолдызым» ансамблен җитәклибез. Без гел бер дулкында, чөнки кызыксынуларыбыз уртак. Йолдыз ул сөйкемле, бик җиңел аралаша, беркайчан да кешегә начар сүз әйтмәс. Шул ягы белән дә яраттыра алган дип уйлыйм. Бер-беребезгә булышып кына яшибез. Эштә дә, өйдә дә», – дип сөйли Шамил абый.

Мәңге төзәлмәс яра

Мәхәббәткә корылган гаилә, җимешләре – балалар, яраткан эш. Тулы бәхет өчен бар да бар. Шөкер итеп яшисе генә, тик язмыш сынауларын урап узып булса икән ул? Ковид күп гаиләләрне хәсрәт утына салды, тик аның кулы икенче баласына гомер бүләк иткән чәчәк кебек Назгөлгә үрелергә тиеш түгел иде. 2020 елның ноябрендә сабыен тудырып, бер атна узганнан соң Шәмгуновларның икен­че кызлары мәңгелеккә күзен йома. «Һич кенә дә төзәлмәслек яра... Еллар узган саен ул тирәнәя генә бара. Искә алмаган көнебез юк, тик безгә яшәргә кирәк. Кодагый белән кияүгә рәхмәтлебез. Балалар бик талантлылар, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Алар өчен күңелебез тыныч. Тормыш – мизгел генә. Бу сүзләрнең хаклыгына тулысы белән инандык», – ди Шамил абый моңсу күзләрен читкә төбәп.

Олы кызлары Айгөл психологияне сайласа, төпчекләре Алмаз әти-әнисе юлыннан китә, Казан музыка көллиятенең 1нче курсында укый.

(Кыскартып бирелде)

Алия Гаязова мәкаләсенең дәвамын газетабызның №16 (25 апрель, 2025 ел) санында 6нчы полосада укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев