Яшел Үзән районы мәшгульлек үзәге эшкә урнашуның яңа юлларын тәкъдим итте
Узган атнада безнең районда «Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты-2025» эшкә урнашу Бөтенроссия ярминкәсенең төбәк этабы узды.
Бу масштаблы чара бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә дә булып, «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» Федераль проекты кысаларында 2000нән артык мәйданчыкны колачлады.
Хезмәт базарында үсә барган конкуренция шартларында үзгәрешләргә әзер булу һәм яңа шартларга җайлашу мөһим.
– Әлеге ярминкә – эш эзләүчеләргә үзләренең күнекмәләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә торган эш табу өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтте Зеленодольск районы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Людмила Таһирова. – Бу чарада берничә эш бирүче белән әңгәмә узып кына калмыйча, хезмәт шартларын чагыштырырга, яңа һөнәрләр һәм ярдәм чаралары турында белергә, шулай ук барлык кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.
Мәшгульлек үзәге инструментлары
Мәшгульлек үзәге кулай эш эзләүдә ярдәм итү өчен бик күп хезмәтләр тәкъдим итә. «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында «Мөстәкыйль тестлаштыру» сервисы бар, ул: «Кем булып эшләргә телисез?» «Нинди һөнәр ул?» «Ул нинди күнекмәләр таләп итә?» кебек сорауларга җавап бирергә ярдәм итә. Бу инструмент сезнең һөнәри өстенлекләрегезне һәм сәләтләрегезне билгеләргә, шулай ук видеопрофессиограммалар белән танышырга мөмкинлек бирә.
Әгәр дә сез һөнәр алыштыру турында уйлыйсыз икән, мәшгульлек үзәге «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында белем бирүне тәкъдим итә. Хәзерге вакытта 10 белем бирү программасы бар, уку көндезге һәм дистанцион формада уза.
Студентларга
Укуны тәмамлаган һәм беренче эш урынын эзләүче студентларга Үзәк 4500 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә әзер. Шулай ук эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнар өчен җәмәгать эшләре, ә балигъ булмаганнар өчен мәктәп каникуллары вакытында 2650 сум финанс ярдәме белән вакытлыча эш урыннары каралган.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен
Мәшгульлек үзәге инвалидларга эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирә. Алар өчен квоталы эш урыннары, субсидияле найм һәм хезмәт урынында махсус шартлар тудыруга 200 000 сум күләмендә финанс ярдәме каралган.
Булачак эшмәкәрләр өчен
Әгәр сез үз эшегезне ачарга хыялланасыз икән, Үзәк 145 100 сум күләмендә финанс ярдәме тәкъдим итә ала. Кадрлар консультантлары резюме төзергә, әңгәмәгә әзерләнергә булышачак, шулай ук хезмәт базарында психологик ярдәм һәм социаль адаптация күрсәтә.
«Россиядә эш» онлайн платформасында сез бер төймәгә басуда меңләгән вакансия таба алачаксыз. Порталдагы сервислар бушлай бирелә, бу аларны барлык теләүчеләр өчен дә ачык итә.
Тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев