Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Левагин: «Үземнең Галинамнан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм»

Яшел Үзән районында бүгенге көндә нибары дүрт бөртек калган Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе белән очраштык. Безгә ишекне, күкрәк тулы орден-медальләр тагылган костюмын кигән, төз гәүдәле, чал чәчле 98 яшьлек Николай Васильевич Левагин һәм аның белән инде 71 ел иңне-иңгә куеп, тирән картлыккача парлашып атлаган 97 яшьлек тормыш иптәше Галина Васильевна ачты.

– Үземнең Галинамнан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм, 1954 ел­ның декабреннән бирле бербөтен булып яшибез. Язмыш биргән барлык авыр­лыкларны, сынауларны, кайгы-хәсрәтләрне бергәләшеп күпме кичергәнне бер Аллаһ Тәгалә генә белә, – дип, хөрмәт тулы аяз күк йөзе төсле ачык зәңгәр күзләрен хатынына сирпеп алды ветеран. – Икебез дә ярлы гаиләләрдән, барысын да үз көчебез белән булдырдык. Улыбыз белән кызыбызны тәрбияләп үс­тер­дек, дәвамчыларыбыз булып оныкларыбыз, онык­чыкларыбыз кала, шөкер.

– Ә безне абый таныштырды, – дип сүзгә кушылды Галина Васильевна. – Алар суднолар төзү техникумында бергә укыды. Бер көнне сарайлар янында абый утын вата, мин ташыйм, күрәм – ике егет килә. Мин аларны ни дә булса сорыйлар гына дип торам, ә алар абый янында тукталды. Мин алар киткәнче сарайдан чыкмадым, шунда утырдым. Коля миңа күз салып өлгергән булган ахрысы. Кич күрше кызы аркылы мине чакырып чыгарды. Өйләнешкәнче, озак, ике еллап очрашып йөрдек.

Әлеге бәхетле мизгелләргә кадәр, Тәтеш районы Ямбухтино авылында күп балалы гаиләдә туып үскән егетнең әле Бөек Ватан сугышы елларында илебезне дошманнардан саклап, бик күп сынаулар узып чыныгасы бар.

– Сугыш хәбәре килеп җиткәндә авылыбыз бе­лән кырда эшли идек. Авыл Советына җыелырга куштылар һәм шунда фашист Германиясенең илебезгә һөҗүм итүен җиткерделәр. Күз яшьләре, җыенулар, озатулар башланды. Өч абыем фронтка китте. Без кечерәкләр өчәү өйдә калдык. Яшәү йөзләтә авырайды. Без – ярым ач яшүсмерләр барлык олы ирләр эшен башкардык: чәчтек, урдык, сукаладык. Бервакыт бер малай белән икебезгә хәтта дезиртирларны шәһәргә кадәр илтергә туры килде. Охотниклар мылтыгы белән саклап, Ватанга кирәклегебезне тоюдан горурланып, аларны төрмәгә кадәр илтеп тапшырдык, – дип, хатирәләрен яңартты Николай Васильевич.

– Фашистларга каршы сугышудан ничек качып булуын ул вакытта һич кенә дә аңламый идем, хәзер дә аңламыйм. Ә үзем ничек фронтка ашкындым! Анда солдатлар – безнең әтиләр, абыйлар үлә, хатын-кызлар сугыша, ә без монда ятабыз?! Әле 17 яшем тулмаган иде, 1943 елда армиягә чакырылдым. Җыелу пунктына җилдәй очып бардым. Бернинди курку тоймадым: сугышта үтерәләр икән – үтерсеннәр, ә инде исән кайтсам – укуымны дәвам итәчәкмен, чөнки мәктәп ябылу сәбәпле биш кенә класс укып өлгергән идем. Башта район үзәге Тәтешкә бардык, аннары – Буага, ә аннан инде кая җибәрәләр – шунда. Вагоннарга төяп, көнбатышка озаттылар. Ленинградны сакларга барабыз, диделәр. Әмма командирларның фикере үзгәрде һәм безнең состав башка юнәлешкә – миңа таныш булмаган Монголия ягына юл алды.

Николай аерым инженер-техник батальонга эләгә, алар Монголия белән Маньчжурия чигендә туктала һәм бер үк вакытта пограничниклар ролен дә үтиләр. 1939 елгы совет-япон конфликты вакытыннан калган җир казармаларда яшиләр. Ул бәрелештә…

Язманың дәвамын газетабызның №12 (28 март, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев