10 май 2025 яңалыклары
-
«Кайвакыт артык кырыс алымның кире нәтиҗәсе булырга мөмкин»
Күптән түгел генә авылыбыз мәчетендә Коръән ашы уздырдык. Башкаладан бик күп кунаклар кайткан иде. Хөрмәтле хәзрәтебез, Коръәннән берничә аять укыганнан соң, вәгаз укый башлады. Беренчедән, вәгаз 45 минут чамасы дәвам итте, ә тоны бик тупас иде...
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Левагин: «Ватанын, гаиләсен, эшен эчкерсез яраткан чын кешеләр генә – ил тоткасы!»
Яшел Үзән районында бүгенге көндә нибары дүрт бөртек калган Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе белән очраштык. Безгә ишекне, күкрәк тулы орден-медальләр тагылган костюмын кигән, төз гәүдәле, чал чәчле 98 яшьлек Николай Васильевич Левагин һәм аның белән инде 71 ел иңне-иңгә куеп, тирән картлыккача парлашып атлаган 97 яшьлек тормыш иптәше Галина Васильевна ачты.
-
Кура җиләген тәрбияләргә һәм ашларга кирәк
Кура җиләге дә кыйммәтләнде... Шуңа, аны базарда майонез чиләген фәлән бәядән сатып алганчы, үзебезнең бакчаларда үстерү күпкә отышлырак. Ә мул уңыш алу өчен, аларны тәрбияләргә һәм ашларга кирәк. Җимшәннәр барлыкка килү фазасында түбәндәгечә тукландыралар.
-
Сугыш ветераны Котдус Мөлековның 84 оныгы һәм оныкчыгы бар
Буа районының Аксу авылында яшәүче сугыш ветераны Котдус Мөлеков яшь буынга матур киңәшләр бирә. Ветеран белән тарихчы, экскурсовод Рәшид Амишов сөйләшкән.
-
Татар Исламы авылы зиратында өмә узды
Зиратлар – изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.
-
Сочида VI «Көньяк Сабан туе-2025» узды
Сочи шәһәренең Үзәк районында Көньяк федераль округның 30дан артык төбәгеннән татар дөньясы вәкилләре очрашты.
-
Онытылган парад (хикәя)
Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танкларның тәгәрмәч чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын. Ул оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен. Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын...
-
«Кеше дошман блокадасына да түзгән – безгә инде зарлану харам!» - 95 яшьлек Саимә апа
Саимә апа белән сөйләшеп утыруы кызыклы да, күңелле дә. Әйтүе генә ансат: туксан биш яшен тутырган инде хөрмәтле апабыз! Шундый зур яшьтә булуына карамастан, аңа әби дип әйтәсе килми. Әле бит корабль төзелешендә маляр булып 40 ел хезмәт куйган ул.
-
Зөфәр Хәйретдинов: «Әни ризалыгы - ул бу дөньяда сиңа юл күрсәткеч»
Әңгәмә.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча янгынга каршы 1,8 км яңа полосалар салынган
Татарстанда урманнарны саклау өчен илкүләм проект буенча янгыннарга каршы барьерлар булдырыла. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар корып кую һәм булганнарын чистарту эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты максатларына ярашлы рәвештә алып барыла.
-
Ореховкада укучы кыз әнисен үтергән
Яшел Үзәннең Ореховка коттеджлар бистәсендә хәтта тәҗрибәле тикшерүчеләрне дә тетрәндергән фаҗига була.
-
Татар Танае авылы зиратында өмә үткәрделәр
Исәннәрнең - кадерен бел, Үлгәннәрнең - каберен бел.
-
101 яшьлек ветеран: «Кар-яңгыр яуганда, дошман уты астында элемтә суздым»
Сәхәп Иләлов фронтка 17 яшьлек үсмер чагында китә – Сталинград сугышында, Киев янындагы бәрелешләрдә катнаша, Берлинга диярлек барып җитә. Бүген аңа 101 яшь. Йөзьяшәр карт сугыш еллары турында рәхәтләнеп сөйли, махсус операция зонасындагы вазгыятьне күзәтә һәм алдагы Җиңүгә нык ышана. Сугыш ветераны тарихын «Татар-информ» яза.