Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Исламы авылы зиратында өмә узды

Зиратлар – изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.

Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак.

Районыбыз авылларында май бәйрәмнәре җитү белән зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Шушы көннәрдә Татар Исламы авылы зиратында да өмә узды. Быел бәйрәм көннәренең күберәк булуы да сөендерде авыл кешеләрен. Өйдәге бакча эшләреннән тыш мәчет тирә – юнен, зиратларны чистарту кебек изге эшләрдә катнашу өчен дә вакыт калды.

Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм, ә күңелләребез тыныч булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев