Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кайвакыт артык кырыс алымның кире нәтиҗәсе булырга мөмкин»

Күптән түгел генә авылыбыз мәчетендә Коръән ашы уздырдык. Башкаладан бик күп кунаклар кайткан иде. Хөрмәтле хәзрәтебез, Коръәннән берничә аять укыган­нан соң, вәгаз укый башлады. Беренчедән, вәгаз 45 минут чамасы дәвам итте, ә тоны бик тупас иде...

Беркемне дә өйрәтәсем килми, шулай да үз фикеремне җиткерәм: дин һәм рухилык – ул йолалар гына түгел, кешеләрнең аңлавы да. Мәчеткә килүчеләргә кычкыру һәм нидер таләп итү урынына, теләк-тәшлек һәм ярдәм күрсәтү яхшырак. Кайвакыт артык кырыс алымның кире нәтиҗәсе булырга мөмкин: кешеләр диннән ерагая башлый, аны негатив һәм авыр нәрсә дип кабул итә. Ачыклык һәм хөрмәт күрсәтеп, без башкаларны игелеккә һәм өметкә рухландыра алабыз. Күбрәк җылылык һәм аңлау могҗизалар тудыра! Безнең дин әһелләре бу хакта онытмасыннар иде.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев