Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сочида VI «Көньяк Сабан туе-2025» узды

Сочи шәһәренең Үзәк районында Көньяк федераль округның 30дан артык төбәгеннән татар дөньясы вәкилләре очрашты.

«Луна Парк» мәйданчыгында Татарстан Республикасының әйдәп баручы осталарыннан милли уеннар, күргәзмәләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителде, шул исәптән Яшел Үзән, Казан, Чаллы осталарыныкы да.

Милли татар бәйрәме Сабантуй Яшел Үзән районы, Бөтендөнья татар конгрессы, Сочи шәһәре хакимияте һәм «Сочи татарлары» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды.

Мәйданга килгән кунакларны Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы хезмәткәрләре якташыбыз рецепты буенча әзерләгән хуш исле чәй белән сыйлады. Ә Күлбашның «Авылым җәүһәрләре» фольклор ансамбле кунакларны гаҗәпкә калдырды. Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм заманча мәдәният гармонияле үрелгән чыгыш бәйрәмгә җылылык һәм шатлык өстәде. Дусларча шаяртулар, гүзәл костюмнар һәм, әлбәттә, дәртле көйләр барысын да үз урыннарыннан торып биергә мәҗбүр итте!

Бәйрәмгә килгән кунаклар райондашларыбыз иҗатына югары бәя бирде, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауның һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Сабантуйның Җир ша­ры буйлап йөрүе – татар дөньясын игелекле, гаиләле һәм кирәкле очрашулар юлы белән берләштерү ул! Быел Россиянең 62 төбәгендә һәм 38 чит илдә 400 Сабантуй үткәрү планлаштырылган.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев