#кирәклекиңәшләр

Кура җиләген тәрбияләргә һәм ашларга кирәк

Кура җиләге дә кыйммәтләнде... Шуңа, аны базарда майонез чиләген фәлән бәядән сатып алганчы, үзебезнең бакчаларда үстерү күпкә отышлырак. Ә мул уңыш алу өчен, аларны тәрбияләргә һәм ашларга кирәк. Җимшәннәр барлыкка килү фазасында түбәндәгечә тукландыралар.

Гадәттә, аны органик ашлама белән башкаралар. 0,5-1,0 кг тиресне яки кош тизәген 10-12 яки 12-15 л суда болгатып, төнәтергә. Бер погон-метр арага 2-3 л катнашманы кулланалар. Тукландырганнан соң, туфракка су сибәргә һәм куак төпләрен мульчаларга кирәк.

Әгәр дә моңа кадәр тирес­ләгән булсагыз, димәк, хәзер бер квадрат метрга 30-40гр суперфосфат һәм 20-25 гр калий тозы кертегез.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев