Унбер яшьтән колхоз эшендә чыныгып үскән авыл кызы ул Саимә апа!
Саимә апа белән сөйләшеп утыруы кызыклы да, күңелле дә. Әйтүе генә ансат: туксан биш яшен тутырган инде хөрмәтле апабыз! Шундый зур яшьтә булуына карамастан, аңа әби дип әйтәсе килми. Әле бит корабль төзелешендә маляр булып 40 ел хезмәт куйган ул.
Гомере авыр хезмәттә узса да, сөбханаллаһ, үзе сау-сәламәт, биш намазны да калдырмыйча укый икән. Ә хәтере – искиткеч! Кораб төзелеше энциклопедиясе диярлек аны, билләһи!
Көне буе кояш яктысы күрми корабль эчендә, әйтик, астагы трюмнарында ничек эшли ала икән соң хатын-кыз? Эшче апа белән сөйләшкәндә туган бу соравыма җавабын да шул очрашуда ук таптым кебек мин. Яңа каюта төзелеп бетеп, маляр аны чиста-матур итеп буяп та чыккач, ялт итеп торган каютаны күреп ничек сокланмасын ди кеше! Бигрәк тә хатын-кызның, үзенең тырышлыгыннан күңеле була, әлбәттә. Эшеннән ямь табып хезмәт куя буяучы апабыз.
Саимә апа белән мин шәһәребезнең Хезмәт батырлыгы исеме белән бүләкләнүен белгәч таныштым. Сүзебез, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерүдән башланып китте. Сугыш бетүен ишеткәч иң олы бәйрәм шатлыгын кичергән булган ул.
– Бүгенгедәй хәтеремдә ул көн, и-и, халыкның куанганын күрсәгез иде!..
Нәкъ шул елны Саимә шәһәребездәге Горький исемендәге корабльләр төзүче заводка хезмәт итәргә керә. Заводка эшкә алынуы да аның өчен зур шатлык. Син әле бәләкәй, дип, әүвәл эшкә алмый карышалар кадрлар бүлегендә. Апас районындагы Шүрләмә авылында туып үскән кыз ул чакта әле уналты яшен генә тутырган була шул. Әмма Саимә чигенми. Үҗәт кыз директорга хәтле барып җитә. Маляр өйрәнчеге итеп кенә алырга рөхсәт бирә анысы. Тиздән ул эшкә нык икәнлеген күрсәтә. Унбер яшьтән колхоз эшендә чыныгып үскән авыл кызы ич ул!
Ул елларда Яшел Үзән заводы эшчеләрен Ленинград заводына командировкага еш йөртәләр. Шунда күрә ул сугыш дәһшәте дәлилләрен – фашист бомбалары җимергән йортларның бик күбе әле торгызылмаган була.
– Ялсыз-нисез эшлибез, алҗыта. Бигрәк тә каюта түшәмнәрен агартуы кыен: әрҗәләргә менеп каерылып буягач иңсәләр сызлый иде. Уникешәр сәгать эшлибез бит. Чыдадык, зарланмадык. Шәһәргә чыккач Ленинград халкының ничек интегүе күзгә бәреп тора. Әнә кеше дошман блокадасына да түзгән – безгә инде зарлану харам, дибез, ару-талуларны уйламаска тырышабыз, – дип сөйли Саимә апа командировкаларда күргәннәрен.
Ничек кенә авыр булмасын, яшьлек үзенекен итә. Шундый командировкаларның берсендә ул Рыхулла исемле егет белән таныша. Һәм алар туган якка кайткач өйләнешеп гаилә коралар. Уңышлы булып чыга бу союз. Сөбханаллаһ! Хәер, Абдуләхәтовлар гаиләсен бар яктан да үрнәккә куярлык. Өч бала – ике егет һәм бер кыз тәрбияләп үстерә алар. Саимә апа хәзер кызы Фәридә ханым тәрбиясендә дөнья күрә.
– Әти белән әнинең киң күңелле, ачык кешеләр икәнлеген шуннан да чамалап була, – дип сөйләде Фәридә ханым. – Кайда гына яшәсәк тә, бездә өй тулы кунак була иде. Мин аларны танымыйча аптырап, кемнәр соң болар, дип әнидән сорыйм. «Якташлар!» ди иде әни. Шәһәргә йомыш белән килгән авылдашлары бездә тукталалар иде. Аларны туган-тумача кебек күрәләр иде безнекеләр.
– Рыхулла бик әйбәт кеше иде. Синеке-минеке дип аермады беркемне дә. Сиксән сигез яшендә дөнья куйды, урыны оҗмахта булсын! Балалар өчен тырышты, өчесен дә белемле булсыннар дип укытты. Бәгырькәйләрем йөзгә кызыллык китермәделәр, Аллаһка шөкер!
Бер үк заводта эшләп лаеклы ялга чыккач Саймә апа Рыхулла абый белән ветераннар советы оештырган чараларда да бергә катнашкан.
Заводның бер юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе аеруча истә калырлык булган икән.
– Безне, ветераннарны, автобус белән алып килеп тантаналар оештырыла торган залда тезеп утырттылар. Шулчак Президентыбыз (әле исеме алмаштырылмаган иде) Рөстәм Нургалиевич килеп керде һәм һәрберебез белән ике куллап исәнләшеп чыкты! Рыхулла белән икебез дә бик сөендек инде. Менә шулай хөрмәт итәләр безне, – дип сөйләде Саимә апа. Аннары бәйрәмнәрдә бергә эшләүчеләре белән төшкән фотосурәтләрне карап чыккач, нәтиҗә ясагандай әйтеп куйды: – Заводыбызга рәхмәтле мин. Ул безне кеше итте дисәң дә ярый. Хезмәт хакын аен-айга түләп барды. Тормышыбызга, балаларны үстерергә җитте. Торырга фатиры булды. Өйләнешкәч баракта аерым бүлмәсен, балалар тугач ике бүлмәле фатирын, аннары менә бусын, дүрт бүлмәлесен бирделәр. Иркен яшәдек. Хәзер инде һәр бәйрәмдә өйгә килеп тәбриклиләр...
– Ә менә Яшел Үзәнгә Хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелү сине сөендердеме?
– Сөенмимме соң! Ул бүләк бит сугыш елларында ук эшләгән минем хезмәттәш кызларымны да хөрмәтләү дигән сүз. Яңалыкны ишеткәч шул чаклар искә төште... Буяучы кызларымның һәрберсенә багышлап аерым-аерым дога укыдым. Урыннары җәннәттә булсын, мәрхүмкәйләремнең!..
...Саимә апа һәм кызы Фәридә ханым гаиләсенә тыныч тормыш теләп урынымнан кузгалдым. Беләсезме, аларның иркен фатирыннан чыкканда күңелем күтәренке иде минем. Зур яшьтәге ветеран апабызның хәлен белермен дип кергән идем, менә савабы булды ахры. Андый тормыш мәктәбен үткән өлкән кешеләр белән ешрак очрашырга кирәк икән безгә.
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев