Яшәеш

Ореховкада укучы кыз әнисен үтергән

Яшел Үзәннең Ореховка коттеджлар бистәсендә хәтта тәҗрибәле тикшерүчеләрне дә тетрәндергән фаҗига була.

8 май иртәсендә, 5:30 тирәсендә, 14 яшьлек кыз үзенең 39 яшьлек әнисенең муенына һәм гәүдәсенә күп санлы пычак җәрәхәтләре ясый. Хатын-кыз шунда ук вафат була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гаилә имин саналган: әтиләре – эшмәкәр, кызлары Казан югары уку йортларының берсендә абруйлы лицейда укыган. Җинаять урынында канлы мендәрләр һәм пычак табылган. Кыз кылган гамәлләрендә гаебен таныган. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Фаҗига нечкәлекләре билгеләнә.

Фото: «Татар-информ» архивы


Нет комментариев