Яшел Үзәндә яшәүче 93 яшьлек тыл ветераны Миңҗамал Рәхимҗанова Җиңү язын сиксәненче тапкыр каршылый
Ватан сугышы хатирәләре, Җиңү көннәре бездән ерагаеп барса да, тере тарихлар – сугыш һәм тыл ветераннары арабызда әле бар. Шуңа күрә, исәннәрнең кадерен белсәк иде. Ил белән бергә сугыш чорының бөтен авырлыгын кичергән, язмышлары нык сыналган, яшьлекләрен күрмәгән бу шәхесләр белән һәр очрашу искиткеч тәэсирләр калдырачак. Ничек чыдаганнар да, кайдан көч тапканнар икән дип уйлыйсың. Мөгаен, кешегә яшәү никадәр авыррак, ул шуның кадәр көчлерәк буладыр. Әгәр халкыбыз шундый булмаса, Бөек Җиңү дә килмәс иде. Миңҗамал Рәхимҗанова нәкъ менә шундыйлардан, ир-атлар да түзә алмаслык авырлыкларны җиңүчеләрнең берсе.
Гадәттә, тылда хезмәт куйганнарның күбесенең язмышы бер-берсенә охшаш. Барысының да балачаклары сугыш, яшьлекләре сугыштан соңгы торгызу чорына туры килгән. Һәммәсе дә ил күргәнне күргән, кеше чыдамаслык хезмәтне узган, басуда ат урынына җигелеп эшләгән, заводлардан, бер телем икмәк өчен, кайтып кермәгән.
«Без күргәннәрне сөйләп бетереп буламы...»
Миңҗамал апа тумышы белән Балтач районы Кенәбаш авылыннан, Яшел Үзәнгә узган гасырның 50нче елларында килеп урнаша һәм шәһәрне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Ул вакытта шәһәр хәзерге кебек булмаса да, заводлар, йортлар, юллар төзелгән.
– Сугыш чорын искә төшерү җиңел түгел, – дип сүзен башлады Миңҗамал апа Рәхимҗанова. – Без гаиләдә җиде бала идек. Әтине сугышка, кулы гарип абыйны авыр эшкә, бер апамны Казанга самолет канатларын юарга, икенчесен Кировка утын кисәргә, тагын бер абыйны ремесленныйга укырга җибәрделәр. Әнием авыру иде, ике сеңлемне карау минем өскә төште. Аларны ашатыр өчен сөякләр турап, тирмәндә тартып, он ясый идем, басуга арыш урларга барырга да туры килде. Бар тапканнар белән мич артында ашарга пешерә идем. Без күргәннәрне, сөйләп бетереп буламы?
Миңҗамал апа, өйләренең ничек янып китүе, мунчаларын яшен сугуы, алты ел кеше өстендә яшәүләре турында да күз яшьләрсез сөйли алмады.
– Бакча башында окоп казыганны оныта алмыйм. Бригадир килеп, дөрес казымагансыз дип, орышып, типкәләп күмеп китте. Кичләрен ут күренмәсен өчен, өйләрнең тәрәзә капкачларын ябып йөри идек. Колхоз эшләренә дә безне – балаларны нык җиктеләр. Арыш суктыруда, көлтә көлтәләүдә дә катнаштык. Шулай, арып-талып йокларга яткач, саташып, көлтә төйим дип, баш астындагы мендәрне әни савып кергән сөткә ыргытканмын. Дәүләт заданиеләрен үтәү бик авыр булды. 300 данә йомырка, сарык йоны тапшырырга кирәк иде. Сарык йонын ничек алганбыздыр инде. Хәзер балалар еламыйча киенә дә алмый. Сепаратка барып сөт аертабыз. Кая инде сөт-майга кагылу. Тапшырырга да җитми иде. Тилмергән инде, сөйлисе дә килми, сез сорагач кына, – дип исенә төшерә тыл ветераны. – Эшкә җибәрелгән абыйны үләргә кайтардылар. Бик нык ябыккан иде. Бер кәҗә бәтиен чалып, итен учакта кыздырып ашаттык, аны кеше хәленә керттек кенә, тагын эшкә алып киттеләр, югыйсә, кулы да кыска иде бит аның.
Хезмәт стажы – 62 ел
Миңҗамал апаның яшьлеге дә балачагыннан әлләни аерылмый. 17 яшеннән Златоуст якларына шахта төзергә вербовкалыйлар. Аннан кайткач ул, авылдаш егете Мөдәррисне армиягә озата да, дус кызы Дания белән Зеленодольскига килә. 338нче төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Монда ул 20 ел эшли. Горький һәм Серго исемендәге заводларда мөһим төзелеш эшләре алып баралар, асфальт заводын, күперләр, йортлар, хәтта Казанда Вертолет заводын да алар төзи. Тимер юллар салганда, рельсларны ничек кулдан кисеп интегүләрен һич онытасы юк. Миңҗамал апа кулы тимәгән кирпеч тә юктыр шәһәрдә дип уйларга була. Шуңа карамастан, фатирны аңа 18 ел эшләгәннән соң гына бирәләр. Анда да әле 2 елың җитми диләр. Аннан соң ул, лаеклы ялга киткәнче, «ЭРА»да эшли. Пенсиясендә дә өйдә тик утырмый, 10 ел җыештыручы була. Хезмәт стажы – 62 ел.
(Кыскартып урнаштырылды)
Әлфия Зыякаева язмасының дәвамын газетабызның №16 (25 апрель, 2025 ел) санында 5нче полосада укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев